ГАЕПСЕЗ с. 1. 1) Гаебе булмаган. Ул кара җан аркасында бер гаепсез кешенең башын ашаулары мөмкин иде бит. Г.Әпсәләмов. – Гайбәт кенә икән, юкка гына бер гаепсез кешене талкыйбыз икән, – диделәр идарәдәгеләр. Н.Гыйматдинова. Әйттем бит инде, гаепсез булсам да, спекуляция өчен җавап тотармын. М.Ханнанов 2) күч. Кимчелексез, җитешсезлекләре, деффекты булмаган. Гаепсез аш эзләмә – ач калырсың, Гаепсез дус эзләмә – так калырсың. Мәкаль. Гаепсез дус эзләгән дуссыз калган. Мәкаль 2. рәв. мәгъ. Гаебе булмыйча, гаебе булмаган хәлдә. Мин беркайчан да үземне гаепсез дип санамадым. Ә.Салах. Бер атна эчендә Равил абый әтисе һәм аның белән гаепсез һәлак булганнарның эшеннән бөтен мәгълүматны сыгып ала. Кайбер фоторәсемнәрне дә үзендә калдыра. Д.Гыйсметдинов 3. и. мәгъ. Гаебе булмаган кеше. Кача, димәк, гаебе бар, Гаепсез нигә качсын?! Ф.Яруллин |