ГАЕПЛЕ с. 1. 1) Гаебе булган, ярамаган эш эшләгән; русчасы: виноватый. Әйләнеп карасам, теге гаепле малай Шаһбаз да минем арттан чаба. Г.Ибраһимов. Зур гаепле бәндә төсле тотлыгам. М.Гафури

2) юр. Җинаять кылган, җинаятьтә тотылган; русчасы: виновный. Бүген гаепле кешеләрне кулга алу башланды. Т.Гыйззәт. Икенче фәрманыгыз кичекми үтәлде, гаепле кешеләр китерелде. А.Алиш. Нәрсә дип, син әллә нинди юк гөнаһларны үз өстеңә аласың, төп гаепле кешеләрне коткарасың? М.Ханнанов

3) Берәр эшнең, хәлнең тискәре нәтиҗәләре өчен җаваплы. Моңа гаепле кеше – Гайни! Г.Камал. Анализ мәгълүматлары раслануга да карамастан, гаепле кешеләрне ачыклау мөмкин булып чыкмаган. Р.Мостафин. Кеше – табигате белән кимчелекле ул. Аңа ул үзе гаепле булмаска да мөмкин. Х.Камалов

4) Ярамаган, тыелган, ямьсез, килешмәгән. Үзләренең нинди гаепле эш эшләргә җыелган икәнлекләрен һаман аңлап җитмиләр иде. Ф.Әмирхан

2. и. мәгъ. юр. Хөкемгә тартылган, җинаятьтә тотылган кеше. Насыйп иптәш, алайса, син иртәгә чаклы монда калырсың, тикшер, гаеплеләрне яп. Г.Ибраһимов. Санитария нормаларын тупас бозу бер ай эчендә төзәтелгән. Гаеплеләр каты җәзага тартылган. Р.Мостафин. Онытырга тырышырлар. Гаеплеләр, җинаятьчеләр онытырга тырышыр! Р.Батулла

3. хәб. с. функ. 1) Берәр ярамаган эш-гамәлнең тискәре нәтиҗәсе өчен җаваплы. Улым! Дошманнарыбыздан үч ала алмавым өчен, мин синең алда бик гаепле. Ф.Яруллин. --- улымның үлүендә турыдан-туры сез гаепле ---. Ф.Яруллин. – Барысына да син гаепле ---. Шулай диде дә Зәлия еламсырап стенага сөялде. Р.Вәлиев

2) Сәбәпче, этәргеч. Барына да тынычлану турындагы черек фәлсәфәң гаепле. Р.Ишморат. Асяны күрми калу бигрәк күңелен телгәли иде. Барсына да шул кыюсызлыгы, мокытлыгы гаепле. Х.Камалов. Бу юлы да беркемне гаепләп булмый: сугыш гаепле, Гитлер гаепле. Г.Гомәр

4. рәв. мәгъ. Гаебе булган төсле. Җылкычының йөзендә, сүзендә үзен гаепле сизү күренә иде. Г.Ибраһимов. Дошманның Минскига килүендә ул үзен гаепле итеп сизә. И.Гази. Тузан басылган иде, кабина тәрәзәсе аркылы Хәбибнең ярым гаепле елмайган йөзе генә күренде… М.Мәһдиев

Гаеплеләр урындыгында утыру Хөкемгә тартылу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә