ГАЕПЛӘШ и. Бер-береңне гаепләшү күренеше. Сабан туенда нинди генә күчтәнәч бирсәләр дә, гаепләштән, үпкәләштән булмый. Г.Бәширов. Балалар уенда кызып, үзсүзлеләнеп, авырттыру, интектерүгә кадәр җитәләр. Гаепләш юк, яңадан бергә тату гына уйнап китәсең. Ш.Галиев. Шуңа күрә мин турысын әйтәм... Гаепләштән түгел: мин – бүтән! Зөлфәт

Гаепләштән булмасын «Гаеп итмәгез» мәгънәсендә. Гражданин начальник, зинһар, мине дөрес аңлагыз, гаепләштән булмасын. М.Насыйбуллин. Гаепләштән булмасын, китик инде. Зур рәхмәт. Юлчының юлда булганы яхшы. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә