ГАЕПЛӘ’Ү ф. 1) Гаепле санау, гаеп эш эшләгән дип табу. Бу эштә мин сезне гаепләмим, сезне алдаганнар, кемнәрдер өйрәтеп җибәргәннәр. Т.Гыйззәт. Аларны моның өчен гаепләп тә булмый. Ф.Яруллин 2) юр. Җинаятьче дип күрсәтү, гаебен судта тикшерү. Колчакчылар бабайны Уразманов имениесен Советка алуда, ярлылар комитетында эшләүдә, Таштүбә Садыйкның яшергән игенен табып бүлүдә гаепләп кулга алганнар. Г.Гобәй. Белеп торам: мине гаепләрләр, булмаган гаепләрне тагарлар, төрмәгә озатырлар мине… М.Әмир. Спекуляциядә гаеплисез икән, гаепләгез. М.Ханнанов 3) Яманлау, гаеп итеп сөйләү. Ә халкыңны томаналыкта, наданлыкта гаепләсәләр, җан әрни. Ф.Яруллин. Син, Фәрзетдин энем, гаепләмә инде, еш кереп булмый яныңа, вакыт, вакыт җитми… Г.Кашапов. Кайсын гаепләргә белми торам менә: Әллә көзге, әллә авыз чалшайган… Л.Лерон 4) Шелтәләү, әрләү. Җамалый агай, Галимә абыстай, сез картлар, --- сез, бәлки, ачуланырсыз да, гаепләрсез дә ---. Һ.Такташ. Сөмбелне дә гаепләмим мин. Аның – үз фәлсәфәсе, минем – үземнеке. Р.Вәлиев. Үземне «паника куптарасың» дип кисәттеләр. Коткы таратуда гаепләделәр! М.Маликова Гаепләп алу Кыска бер вакыт аралыгында гаепле дип санау, бераз вакыт гаепләү Гаепләп ату Уйлап тормастан, нигезсез гаепләү, гаепләп ташлау. --- атай кече, мин зур дигән кебек, «халык әле мине аңлар дәрәҗәгә җитмәгән» дип, үзеннән әүвәл халыкны гаепләп атмаса, ул яшь каләмнән әдип чыгар. Х.Сарьян Гаепләп бару Эзлекле рәвештә, гел гаепләү. Әгәр дә без әле идеология томаныннан арынабыз икән, нигә әле милли тойгыны милләтчелеккә әйләндерергә ашыгабыз һәм гаепләп барабыз? Н.Нәҗми. Дөньяны гаепләп барма, гаепне башта үзеңнән эзлә. Кешеләрне яманлап барма, башта үзеңә бак. Г.Хөсәенов Гаепләп бетерү Бөтен гаепне аудару, тулысынча гаепле санау. Гөлсинәне дә гаепләп бетереп булмый инде. Г.Каюмов Гаепләп йөрү 1) Һәр кешегә, һәр җирдә гаепле санап, яманлап сөйләү. Биш-алты мәкаләңне басмаганнар да, бөтен дөньяны гаепләп син йөрисең. Р.Батулла 2) Озак вакытлардан бирле гаепле дип санау. Атаның үз-үзен нинди дә булса фикергә килә алмауда гаепләп йөргән көннәре. Р.Мөхәммәдиев Гаепләп калдыру Гаеплегә чыгару, гаепле дип күрсәтү. Ике арада бәхәс килеп чыккан саен, Галия менә шул сүзен китереп кыстыра һәм Билалны гаепләп калдырырга тырыша. М.Вәли-Барҗылы Гаепләп калу Берәр очрашу, мәҗлес яки кешенең кимчелеген табып, аннан ризасыз булу, канәгатьләнмәү, гаеп итү. – Ярый, туганнар, минем төшәр чак та җитә, – дип башлады бригадир Ибрай: – Гаепләп калмагыз. Р.Вәлиев Гаепләп карау Гаепләргә тырышу. Йә, гаепләп кара тагын бер! А.Гыйләҗев Гаепләп килү Күптәннән бирле, электән, даими рәвештә гаепләү. Күп дистә еллар инде менә тәнкыйтьчеләрне үз вазифаларын тиешенчә үтәмәүдә, тәнкыйтьне артта калуда гаепләп киләләр. И.Нуруллин Гаепләп кую Әледән-әле, бик сирәк кенә яки көтмәгәндә гаепләү. Хәзер, искә төшкәндә, кияүнең хәленә кереп карарга тырыша, аның кочагында чүпрәк курчак булдым бугай дип, үзен гаепләп тә куя. М.Маликова. Башта шагыйрьне күзенә күренгән һәр күренештән шигырь ясарга тырышуында, ясалмалылыкта гаепләп куясың. Р.Миңнуллин Гаепләп ташлау Уйламый-нитми гаеп итү, гаепләү ягын гына карау. – Мәхәббәткә милләтнең катнашы бармыни? – Бетте, бетте. Югыйсә син мине хәзер милләтчелектә гаепләп ташлавың мөмкин. Р.Вәлиев. Җегетнең түбәтәй асты бөтенләй үк буш түгел. Дәрдемәнд сүзләре аша безне аңгыралыкта гаепләп ташлады әнә. Ф.Сафин Гаепләп тору Һәрвакыт гаеп табарга тырышу, гел гаепкә санау, гаеп эзләү. Солы печеньесыннан авыз иттеләр, чапылдыймы авыз, юкмы, карап, гаепләп торган кеше юк, рәхәт! А.Гыйләҗев. Кеше гаепләп торасы юк, үзем гаепле... К.Кәримов. Син нәрсә, ир-ат башың белән егетләрне гаепләп торасың? Җ.Дәрзаман Гаепләп утыру к. гаепләп тору. Ә абыстай монда бер көннәрне Мәкәрҗә өстендә, абзый өйдә юк вакытта, Нәгыймә әби чүлмәк салырга килгән чакта, абзыйны гаепләп утырды: «Аның баласы булмый», – диде. Г.Камал. Чыкмаска кирәк булган. Шуңа күрә үзе гаепле. Рәмзилне, Рөстәмне гаепләп кенә утырмаска иде. З.Дәүләтов Гаепләп чыгу Гаепле дип игълан итү, гаеп ташлау. Габделкадыйр бабай утыргач, Гомәр, сүз алып, Гыймади абзыйны масаюда гаепләп чыкты. И.Гази. Бу «усал телле» китап күпсанлы мисаллар ярдәмендә совет чынбарлыгын һәм Сталинның җинаятьчел режимын гаепләп чыга. А.Тимергалин Гаепли бару Һәрберсен, булган берсен гаепләү Гаепли башлау Гаепләргә керешү, гаепләүгә күчү. Гаяз Исхакыйны һәм аның көрәштәшләрен пычрату максатында, аларны бер нигезсез төрле җинаятьләрдә гаепли башлыйлар. М.Сәхапов. Монда тагы хәлле кешеләрне советка каршы коткыда гаепли башладылар, тагы кыйнаулар, кулга алулар китте. Ф.Бәйрәмова Гаепли төшү Бераз гаепләү |