ГАЕПЛӘНҮЧЕ и. юр. Җинаять эшләүдә гаепле дип саналган, гаепле дип күрсәтелгән кеше; русчасы: обвиняемый. Хөкем әгъзалары да, гаепләнүче белән яклаучы да, рәис үзе дә, төрле яктан килеп, Әхмәт Уразовны тарткалап карадылар. Г.Ибраһимов. Аннан төрле белешмәләрне, гаепләнүчеләр һәм шаһитлар исемлеген күтәреп, прокурор бүлмәсенә юнәлде: эшне раслатып, судка җибәрергә кирәк иде. Х.Вәлиәхмәтов. Гаепләнүчеләр күрсәткән урында күпме генә эзләмәсеннәр, тикшерүчеләр дә, Шумбутский үзе дә гильзаларны таба алмадылар. М.Насыйбуллин |