ГАЕПЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. гаепләү 1. (3 мәгъ.). Гаепләнгән шәкертләрне берәм-берәм чакырып сорарга теләделәр. Г.Ибраһимов 2) юр. Җинаять кылуда гаепле дип күрсәтелү. Теге вакытта гаепләнүе дә, кулга алынуы да тирән бер аңлашылмау гына булды. Г.Ибраһимов. Алар зур суммада акча үзләштерүдә, мех әйберләре белән спекуляциядә гаепләнәләр. М.Ханнанов. Әнә, аңлаган кешегә аңларлык итеп: «Әлеге җинаятьтә, ягъни кеше үтерүдә гаепләнәсез», – дип, ачыктан-ачык әйттеләр. М.Хәсәнов 3) юр. Җинаятьче дип табылу, гаебе раслану, юридик җаваплылыкка тартылу. Аның иясе Нурый карак, кеше суюда гаепләнеп, гомерлек каторгагамы, Себергәме озатылган. Г.Ибраһимов. Әти Рөстәмнең үлүендә гаепләнеп ябылган ---. Һ.Такташ Гаепләнеп алу Кыска гына вакыт гаепле саналу Гаепләнеп йөрү Берара гаеп астында тоту, гаепле саналу. Гаепләнеп йөрүен уйларга кереште. М.Гафури |