ГАЕП-КЫЕК җый. и. Һәртөрле хаталар һәм кимчелекләр. Гаеп-кыектан булмасын, бу осталарны бездән чыгар, Зөлфәт. А.Гыйләҗев. Әгәр якыннанрак белгән булса, гаеп-кыегын табар, Тәбриянең күңелен сүрелдерергә тырышыр иде дә, булмады шул. М.Маликова. Соклануларын эчкә яшереп, тизрәк гаеп-кыегын табарга тырышулары өскә калкып чыга. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә