ГАЕ’П ИТҮ ф. Гаепкә санау, гаеп дип кабул итү, гаепләү; өнәп бетермәү, ошатмау. Булмас инде, булмас, гаеп итмә. Р.Вәлиев. --- күңел кичерә алмый бит теге этлегеңне. Гаеп итмә инде син мине, яме, агай. В.Нуруллин