ГАЕП и. гар. 1. 1) Кабул ителгән гомуми традицияләргә, кагыйдәләргә җавап бирми торган, аларны бозган гамәл; русчасы: проступок. Хәлим ага алдында эшләгән гаебемнән оялып, бер читтә мин басып торам, ә түтәл буласы җирдәге әрәмәлектә ике шешәнең калай бөкесе дача кояшына ялтырап җем-җем итә иде. М.Мәһдиев. Посып кына утырмый, гаебең бар төсле, эзеңә баса-баса килеп, күзен чекерәйтә. Н.Гыйматдинова. Үз гаебемне үзем йолмыйча кеше күзенә күренә алмыйм дип, Чапбаев һаман бер нәрсәне кабатлый иде. Х.Камалов 2) Дини кануннарны, кагыйдәләрне бозган гамәл, гөнаһ. Сал үзең син тугры юлга, ярлыка гаебен, рәхим! Һ.Такташ. Хәер, безнең барыбызда да гаеп бар әзрәк. А.Алиш 3) Җинаять. Әй бала, бала. Себер китәрлек нинди генә гаепләрең булды соң. Т.Гыйззәт. Гап-гади тарих укытучысының «халыклар атасы» каршында нинди гаебе булгандыр, Алла белсен. Ф.Яруллин. Әгәр егет ышанычны аклый алса, сугышуда катнашканы өчен гаеп җәзасын шартлы рәвештә генә билгеләргә мөмкин булыр ---. М.Ханнанов 4) Ярамаган эш, җинаять һ.б.ш. өчен җаваплылык. Поварның бөтен гаепне Хәлим өстенә аударуы мөмкин. Г.Гобәй. Җанымны саклап калу өчен, юк гаепне өстемә алырга мәҗбүр булдым. Т.Гыйззәт. Гаебем булмаса да түзәрмен, өстемә алырмын, тик миңа әллә нинди бүтән бәла якмагыз ---. М.Ханнанов 5) Кимчелек, җитешмәгән як. Алайса фатирының гаебе бар инде. Г.Нәбиуллин. --- әйтерсең Сәхинең кем икәнен белмәү – зур кимчелек, зур гаеп. Ф.Яруллин. Яратмыйм шул журналист халкын, җенем сөйми. Кешедән гаеп эзләргә генә торалар. Р.Вәлиев 6) Шелтә, гаепләү. Болар – абзагызның мескен башына төшкән гаепләр. Г.Нәбиуллин 2. с. мәгъ. Тыелган, ярамый торган, оят. Татарка булу гаеп эшмени? Ф.Әмирхан. Ничек ул гаеп җире юк? Кычкырса ни булган? Гаеп эш түгелдер ич? Г.Нәбиуллин. Бер уйласаң, бер дә гаеп нәрсәләр юк инде монда. Ф.Баттал 3. хәб. функ. Оят, гарьлек. Кыз булган өйгә яучы килүе гаеп түгел. М.Гафури. Дөрес, башка килгән уйны тизрәк кәгазьгә теркәү гаеп түгел. М.Җәлил ◊ Гаеп ташлау Җитди ялгышта, кимчелектә, гөнаһта гаепләү. Бик зур гаеп ташланды бүген Бикашинга һәм шундый олы хис белән ташланды ки, моның ниндидер астыртын ният белән эшләнгәненә ышанып та булмый иде. М.Маликова. Ихтыярның шулай җиңел генә гаеп ташлавы күңеленә кагылды, ахрысы, теге таза бәдәнле агай төксе генә сүз кыстырды: «Читтән килеп өйрәтеп йөрергә барыбыз да оста». Р.Вәлиев |