ГАДИЛЕК и. 1) Аңлаешлылык, ачыклык, катлаулы булмау. Безнең фикеребезчә, төрки тел 2 мең ел элек үк диярлек грамматик төзелеш ягыннан камиллеккә, грамматик формаларның, фонетикасының, морфологиясенең гадилегенә ирешкән. Ә.Кәримуллин. Тик гадилек мөнбәре биек-биек болытлардан да, йолдызлардан да, күкләрдән дә биегрәк! Н.Гыйматдинова. Форма белән эчтәлек бердәмлеге ракета сыман. Формасы – камил гадилек, эчтәлеге – гади камиллек. Ш.Галиев

2) Структурасы, составы, эшләнеше буенча элементар булу. --- шул ук вакытта ул әйберләрнең барысында да рәхәтләндергеч гадилек бар иде… А.Шамов

3) Үз-үзен тотышындагы табигыйлык, ачык йөзлелек. Аның кыюлыгымы, әллә гадилегеме, нәрсәдер, башка кызылармеецларга да җан кертеп җибәрде. А.Шамов. Бу «тузга язмаган» сүз танышу процессына гадилек, җиңеллек төсе бирә. М.Госман. --- аның акыллы күз карашында, кешегә булган җылы мөнәсәбәтендә, гадилегендә, Газинурның беренче әйдәүчесе, беренче укытучысы Гали абзыйга охшаган сыйфатлары күп. Г.Әпсәләмов

4) Кешеләр белән мөнәсәбәттәге эчкерсезлек, беркатлылык. Әмма акыллы, әдәпле бала булгандыр инде, бер дә ятсынып тормыйча, безгә якынлашты, самими бер гадилек белән бөтен булган нәрсәләрен күрсәтергә тотынды. Ә.Еники. Минем кебек чын йөрәктән Шәмсияне бер кеше дә ярата алмас, үз итмәс иде. Ләкин ул минем беркатлылыгымның, гадилегемнең кадерен белми, ахры… М.Ханнанов. Галимҗанның бу кадәр гадилегенә аптырый Гөлсем ханым. С.Поварисов

4) Халыкчанлык. Каян килде бу безнең балаларга ата-ананың кара эшеннән йөз чөерү?! Гадилектән хурлану каян килде? А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә