ГАДИЛӘШҮ ф. Уңай, җиңел, гади нәрсәгә, хәлгә әйләнү; катлаулылыгын югалту. Бу алымны грамматик гадиләшү процессы нәтиҗәсендә томанланган мәгънәне яңадан ачыклау… дип аңлатырга мөмкин. Л.Җәләй. Элегрәк очраклы күренгән танышлыклары үскәннән-үсә барды һәм үскән саен гадиләште. Г.Минский

Гадиләшә бару Һаман гадиләшү, торган саен гадирәк булу. Зиһен тупаслана, акыл кими, киләчәк абстракт төшенчә түгел, ул конкретлаша бара, хәтта «үлем» дигән нәрсә дә аңлаешсыз бер төшенчәдән гадиләшә барып, без аңа ияләшә башлыйбыз. Т.Миңнуллин. Шигърияттә кызык кына бер үзенчәлек яши: хисләр тирәнәйгән, җитдиләнгән саен, сүзләр ничектер гадиләшә, кешелеклерәк була бара. М.Вәлиев

Гадиләшә башлау Гадиләшү сизелү, гадирәк булып китү

Гадиләшә төшү Бераз, берникадәр гадиләшү. Гөлниса бераз гадиләшә төште. М.Әмир

Гадиләшеп бетү Тәмам, бик нык гадиләшү

Гадиләшеп калу Билгеле очрактан соң гади, гадирәк хәлгә килү

Гадиләшеп килү Гадилеге күренә башлау, бераз гадиләшү

Гадиләшеп китү Кинәт гадиләшү, ап-ачык булып аңлашылу. Атасы белән сөйләшкән кичтән соң бу нәрсә [ярлы кызы Рәүфәгә өйләнү мәсьәләсе] аның карашында ничектер гадиләшеп китте. А.Шамов. Шуннан соң инде эш шундый кызып, гадиләшеп китте, әйтерсең лә мин шул ут эчендә туып үскәнмен, һәм башка төрле, ниндидер тыныч дөнья бөтенләй юк! С.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә