ГАДИЛӘШТЕРҮ ф. Артык беркатлы, примитив хәлгә китерү. – Юк, алай ук туп-туры әйтмиләр, – диде Якуб, мәсьәләне артык гадиләштергәнен сизеп… И.Гази. Белгән атлы булсак та, бик гадиләштереп, әйтер идем, примитивлаштырып күрергә, аңлатырга омтылабыз. Р.Мөхәммәдиев. Хакыйкатьне гадиләштереп аңлатырга теләүчеләр тәнкыйтьчене яратмаган нәрсәләре турында язучы кешегә тиңлиләр. Р.Нуруллина Гадиләштерә бару Торган саен гадирәк итү, гадидән гади хәлгә китерү Гадиләштерә башлау Гадиләштерүгә йөз тоту Гадиләштерә төшү Гадирәк итү, бераз гадирәк хәлгә китерү Гадиләштереп бетерү Бөтенләй примитив хәлгә китерү Гадиләштереп җибәрү Кирәгеннән артык гади итү. Туктачы, әби, болай үтә дә гадиләштереп җибәрмә син! Нигә фермада эшләргә тиеш, ди, мин?! М.Хуҗин |