ГАДИЛӘНҮ ф. 1) к. гадиләшү. Шигырь әкрен генә катлаулана, сине уйланырга, шикләнергә, көрсенергә мәҗбүр итә. Аннары шулай ук әкрен генә ачыклана, гадиләнә. Р.Харис

2) Гади кыяфәткә керү; гади булып күренә башлау

Гадиләнә бару Торган саен гадиләшү, акрынлап гадилеккә таба үзгәрү

Гадиләнә башлау Гадилеккә таба үзгәреш барлыкка килү

Гадиләнә төшү Бераз гадиләнү, тагын да гадиләнү. Киләчәк бүгенгегә әйләнгәч, ни өчендер, тылсымын югалта, бераз тоныклана, гадиләнә төшә. М.Юныс

Гадиләнеп бетү Бик гади хәлгә килү

Гадиләнеп калу Берәр нәрсәдән соң гап-гади булып күренү; гади хәлгә керү. Хәбибнең ялтыравыклы туфли, модный кримплен чалбары янында Маратның киемнәре тагы да гадиләнеп калды. М.Мәһдиев. Тирә-як кинәт тынычланып, гадиләнеп калды. А.Гыйләҗев. Янымда утырган кешене олылау, хөрмәтләү хисе кинәт кенә юкка чыкты. Минем күз алдында ул кечерәеп, гадиләнеп калды. Н.Фәттах

Гадиләнеп китү Артык гади булу, артык гади кылану. Дөрес, артык гадиләнеп киткән чагы да була. «Гадилектә – матурлык» дигән гыйбарәгә бигүк туры килеп бетмәсә, Галимҗан аны төзәтә. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә