ГАДИ с. гар. 1. 1) Башкалар кебек үк, аермасы, өстенлеге булмаган. Анда минем мөдирлектән алынып, гади тәрбияче итеп күчерелүем турында язылган иде. Э.Касыймов. Броневиктан өстенә гади солдат шинеле, башына соры папаха кигән коңгырт мыеклы бер командир килеп чыкты. Г.Бәширов. Беләм: минем баш очыма берәү дә йолдыз кадамас, --- гомергә гади кеше булып калдым. А.Гыйләҗев

2) Еш очрый торган, игътибарны җәлеп итми торган. Яшел болынлыкны аерып, борыла-сырыла сузылып киткән яп-якты киң суның янындагы тигезлеккә утырган гади авыл. М.Гафури. Гади мехны асыл мехка әйләндерүчеләрнең берсе булып, зур исем казанды. Р.Ишморат

3) Гадәти, көндәлек, гадәттәге. Яңа җәйләүдә элекке гади көндәлек тормыш башланды. Г.Ибраһимов. Без аларның көндәлек гади эшкә бирелгән вакытларындагы тормышын күрмибез. Г.Нигъмәти. Киемнәре гади генә, ләкин килешле. М.Фәйзи

4) Составы, төзелеше ягыннан катлаулы булмаган, структурасы элементар булган. Операга нигез итеп алынган сюжет бик гади. М.Җәлил

5) Эшләнеше, сыйфаты ягыннан уртача яки примитив булган. Өстәлдәге лампа өстенә, кружка куеп чәй җылытыр өчен, гади калай түгәрәкләр беркетелгән… Ә.Фәйзи

6) Җиңел башкарыла, чишелә, аңлашыла торган. Гөлсем апа әйтерсең бик гади мәсьәләне хәл итә иде… Г.Гобәй. --- безгә биргән гади сораулары кайбер вакыт мине генә түгел, Гаязны да аптырауда калдырырлык булалар… М.Әмир. Гади тел белән түгел, бик образлы, кинаяле тел белән сөйләшә ул. Җ.Фәйзи

7) Хәйләсез, эчкерсез. --- сәке әйләнәсендә түгәрәкләнеп утырган бу эчкерсез гади кешеләрнең күңелләрендә кинәт туган шатлык һәм тупас йөрәкләрне дә йомшартырлык гаҗәеп бер җылылык бар иде. А.Шамов. Баланың чын күңелдән әйткән бу гади сүзләре тетрәтеп җибәрде. Г.Бәширов

8) Тыйнак, үзен башкалардан өстен тотмый торган. Командующийның шундый ачык чырайлы гади кеше булуы Пахомовны рәхәтләндереп җибәрде. Г.Бәширов. Менә нинди кешеләр арасына эләккән ул! Чын батырлар, ә нинди гадиләр, тыйнаклар. М.Ханнанов

9) Түбән катламга, халыкка караган. Безләр икемез дә бертугма кардәшләремез, Аслан без гадиләрмез. Ф.Халиди. Иң гади нижний чиннардан торган гарнизон кайда? К.Нәҗми. --- чем кара чәч өстенә беркетелгән зур бантигы да аның гади крестьян кызы гына түгел икәнен әйтеп тора иде. М.Әмир

10) бот. Ботаник терминнар составында үсемлекнең төр классификациясендәге урынын билгели торган сүз. Сусаклагычлар төзегәндә, тугай болыннары су астында калу сәбәпле, биек сабаклы кыяклы үләннәр – гади сарут, хуш исле зубр кыягы, болын канәфере – бик сирәк очрый башлады. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

11) мат. Ваклаучы һәм санаучыдан торган; русчасы: обыкновенная. Әгәр гади вакланманың санаучысын квадратка күтәреп, ваклаучысын 1 гә киметсәк, 2 гә тигез булган вакланма килеп чыга. Алгебра

12) мат. Бергә һәм үз-үзенә генә бүленә торган; русчасы: простые. Гади саннарны ятлау

13) лингв. Бер предикатлы. Гади җөмлә синтаксисы

14) лингв. Телнең язма стиленә хас булмаган, бары тик халык арасында кулланыла торган. Территориаль диалектлардан кала, гомумхалык теленә гади сөйләм, иҗтимагый диалектлар, жаргон, арго һ.б. керә. Ф.Сафиуллина

15) лингв. Бер генә сүздән, тамырдан, нигездән торган. Гади хәбәр белән мисал китерү. Гади сүз

2. рәв. мәгъ. 1) Башкалардан аерылып тормыйча, һәркем кебек. Тәүфикъ абзый Вахитов белән танышу менә шулай бик гади башланып китте. М.Госман. Таныш абый түгел. Гади генә киенгән. Г.Нәбиуллин. Беләм: минем баш очыма берәү дә йолдыз кадамас, мин бик гади яшәдем ---. А.Гыйләҗев

2) Тыйнак, кыланмыйча. Каушау сиздермәде, гади, тыныч кына тотты үзен. Ә.Еники. Сестра да аның сәбәпсезгә оялганын сизә, гаҗәпләнә һәм үзен аның белән гадирәк тотарга тырыша иде. А.Шамов. Язасың гади, халыкчан, һәр көйнең тәмен белеп. Моң, сагыш, сөю җырларың күңелне ала телеп. И.Әширов

3. хәб. функ. Катлаулы түгел, уйлап торырлыгы да юк. – Ә монысы бик гади инде аның, – диде Фуат. М.Мәһдиев

Гади күз белән 1) Оптик приборлар ярдәменнән башка. Гади күз белән караганда, бу таш валчыгының төсен белүе дә кыен. А.Әхмәт; 2) Гадәти бер нәрсә дип, артык игътибар итмичә, ис китмичә. Ул башка авырлыкларга да гади күз белән карый башлаган иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә