ГАДЕЛСЕЗЛЕК и. Гаделлекне сакламау, дөреслекне бозу күренеше, хаксызлык. Аның шулай буйсынучан-тыныч тавыш белән җавап бирүе, әз генә дә бу гаделсезлеккә каршылык күрсәтергә тырышмавы Габделхәйнең кайнарлыгын сүрелдерә төште. Н.Фәттах. Шул сөйләшүдән соң ул, дөньядагы гаделсезлеккә эченнән рәнҗеп, елый-елый авылга кайтып китте. М.Ханнанов. Болай дип уйладым: гаделсезлекләр, тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу – кешенең иң зур бәхетедер. М.Мәһдиев |