ГАДЕЛСЕЗ с. 1. Хаксыз; гаделлек таләпләренә туры килми торган; гадел булмаган. Гаделсез эшләрне хәзер бер җәзасыз гына, яшерен генә эшли алмыйсың. Х.Камалов. --- йә Фроловтан зарланалар, йә Уразаевның кырыслыгыннан кимсенеп, ул гаделсез дип җылыйлар иде. Х.Камалов. Ташлыйлар туфрак кабергә. Ә мин... мин үксим, үксим... Нигә шундый мәрхәмәтсез, Шундый гаделсез Күк син? Р.Зәйдулла 2. рәв. мәгъ. Хаксыз рәвештә, гаделлек сакламыйча. Язмыш сезгә ни өчендер Гел гаделсез була килде. Ф.Яруллин. --- тормыш акыллы вә талантлыларга һәрчак шундый гаделсез булган… Р.Мирхәйдәров. Хан тарафыннан сине гаделсез кимсетелгән, җәберләнгән кеше дип таныдым. Т.Насыйбуллин |