ГАДЕЛЛЕК и. 1) Дөреслек, хаклык; хакыйкать. Гел гаделлек җиңәргә тиеш дип, башыңа сеңдергәнсең. Ф.Яруллин. --- шәкертләр мирасына карата да без фәнни эзлеклелек, тарихи гаделлек принцибы белән гамәл итәргә тиешбез. М.Госман. Ә әхлак бары гаделлек белән генә нык була, гаделлек аша гына чыныга! Гаделлеккә хилафлык килсә, әхлак та какшый. Х.Камалов

2) Гадел булу сыйфаты, дөреслекне яклаучанлык. Тормышта кешеләрнең яхшылыгын, гаделлеген аз күрмәдек. Э.Касыймов. Гаделлеге мәгълүм кеше буларак, ышаналар аңа, иярәләр. Р.Мөхәммәдиев. Мин ул чакта әле судларның гаделлегенә әзме-күпме ышана идем. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә