ГАДЕЛ с. гар. 1. 1) Дөреслекне яклый торган, хак. Гадел кеше, диләр аны, крестьян кайгысын аңлый торган кеше. К.Нәҗми. Хәлифә Һарун Рәшид турында тарихчылар вә шагыйрьләр «гаять гадел хөкемдар иде» дип язып калдырганнар. Р.Батулла. Җинаятьне тизрәк ачып, җинаятьчене тизрәк гадел хөкемгә тартырга кирәк. М.Ханнанов

2) Хыянәтсез, тугрылыклы, намуслы. Һәр солдатның гадел вөҗданында Ватанына биргән анты бар. Ф.Кәрим. Безнең әнинең теле үткен булса да, гадел кеше ул. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. 1) Дөрес итеп, алдаусыз. Син, күзең ачып, яхшы, гадел хисап кыл: хәзер күз алдында ике сумны артык бирергә торасың. Ш.Мөхәммәдев. --- бу мәсьәлә, минемчә, бездә гадел хәл кылынган… М.Госман. Яшь бригадир кайчакларын бик коры тотса да, урынсызга орышмый, тормышның вак-төягендә дә гадел булырга тырыша иде. Г.Бәширов

2) Намуслы булып, намуслы рәвештә. Намуслы, гадел яшәгән берәүне тап! Гадел яшәр өчен, син дәрәҗәгә омтылдыңмы? А.Гыйләҗев. Егерме ел буена намуслы булырга, гадел һәм туры булырга өйрәтте ул мине. Р.Ишморат

3. хәб. функ. Хак, дөрес. Ә.Ерикәйгә, инде әдәбиятта ныклы урын алгач та, «альбом шагыйре» дип караучылар байтак булды. Әлбәттә, аның барлык иҗатына да мондый бәя бирү гадел булмас. Ф.Галимуллин. Моның өчен бер Уразаевны гына гаепләсәк, гадел булмас иде. Х.Камалов

4. и. мәгъ. Хыянәтсез, тугрылыклы, намуслы кеше. Җан өрүче ата-ана зур бурычлы – Һәрчак газиз баласына алар терәк. Гаделне күреп үскән гадел булыр, Саклый алса ата-ана олы йөрәк. Иделбикә. Ришвәт халыкның дәүләткә булган ышанычын югалта, гаделне кимсетә, яманга юл ача. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә