ГАДӘ’ТЧӘ рәв. 1. 1) Гадәти, һәрвакытта булганча; көндәгечә. Көн уртасы шәһәрдә Гадәтчә шау-шу, тавыш… Г.Тукай. Аның кайбер җирләрендә корылык була икән, башка бик күп җирләрендә яңгырлар булып, иген гадәтчә уңучан була. Ш.Камал

2) Йола, гореф-гадәт буенча, урнашкан таләпләргә туры китереп, элеккечә. Мосафир, ишек төбендә туктап, гадәтчә сәлам бирде. Г.Тукай

2. с. мәгъ. 1) Гадәттәге, гел була торган. Атна кичләрендә була торган гадәтчә җыр кичләре... Габдулла һәм аның иптәшләренең төрле яңалык кертүләре белән кызыклана барды. Ә.Фәйзи. «Козгыннар оясындагылар» «бәйрәмнән» соң гадәтчә тонык, күңелсез кыяфәттә урыннарыннан торган чагында, су ташучы украинец Мәрьямнең буага батып үлгәнлеген хәбәр бирде. Ш.Камал

2) Еш очрый торган, гади, гадәти. Биек ак яка аның озынчарак кына муенына бик килешә, хәтта аның өстендәге гадәтчә пиджагын да әллә ничек матурлатып, артыграк йогышландырып җибәрә иде. Ф.Әмирхан

3. кер. сүз Һәрвакыттагыча, гадәттәгечә. Рәис аңа, гадәтчә, тик дөресне генә сөйләргә тиешлеген хәтерләтте. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә