ГАДӘТТӘ’Н ТЫШ с. 1. 1) Гадәти булмаган, сирәк очрый торган. Бу дәкыйкадә миңа боларның сөйли торган сүзләре бик гаҗәеп вә гадәттән тыш сүзләр шикелле --- тоелды. Ф.Әмирхан. Кичәге көн ел кебек озын булды, чөнки гадәттән тыш вакыйгаларга бик бай иде ул. А.Гыйләҗев 2) Әһәмияте, көче, тәэсире белән аерылып торган. Бу арада аның хыялында --- гел зур, гел гадәттән тыш олуг булган эшләр генә йөри иде. Г.Ибраһимов. Гадәттән тыш вакыйга булып та тоела торгандыр, әмма патруль өчен тыныч көннәрнең гади күренешләре генә болар. Г.Минский 3) Гамәлдәге тәртип-кагыйдәләрдән тыш, законнан читкә чыгып, махсус башкарыла торган; ашыгыч. Болар – гадәттән тыш җәза белән үтерелгәннәр… А.Шамов 2. кис. функ. Сыйфат һәм рәвеш янында: бик, нык, аеруча, артык, гаять дәрәҗәдә, чиксез. Унсигезенче елның язы --- гадәттән тыш яңгырлы булды. Ш.Усманов. Бу куркыныч аларга гадәттән тыш сак булырга куша иде. Ә.Еники |