ГАДӘТТӘГЕ’ЧӘ рәв. 1. Гадәте буенча, гадәтләнгәнчә. Кызса да гадәттәгечә сәүдәләр, Әллә ник бүген күңелсездер базар. Г.Тукай. Ул гадәттәгечә күңелле, шат кыяфәттә иде. Ш.Камал. --- Кәримә йомшак, ягымлы тавышы белән, гадәттәгечә каушабрак сөйләргә кереште… Ә.Еники

2. с. мәгъ. Һәрвакыттагы кебек, һәрвакыттагы шикелле. Сәгатьтән артыкка сузылган һава һөҗүме бу юлы гадәттәгечә генә түгел иде. Т.Әйди

3. кер. сүз функ. Һәрвакыттагыча. Картның хикәясендә, гадәттәгечә, барлык нечкәлекләренә кадәр түкми-чәчми сөйләү һәм ярыйсы гына күпертү өлеше дә булмады түгел. Г.Минский. Әкрен генә [баян] уйный башладым. Гадәттәгечә, салмак көйләрдән башлап, кыскарак көйләргә, аннары бию көйләренә, соңрак мажор ладка, тантаналы моңнарга тоташканымны Сафуан абый сикереп торгач аңладым. Ә.Баян. Җыелыш бетте, Вәли абзый райком секретарен үзенә чәйгә чакырган иде, гадәттәгечә, арага Галләмгали агай керде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә