ГАДӘТТӘГЕ с. 1. 1) Һәрвакытта була торган. --- гадәттәге ышанмаучанлык чаткысы аның миеннән йөгерде. Г.Ибраһимов. Менә хәзер беренче башлап килеп кергәндә була торган гадәттәге таркалудан соң, --- кызыксынып карый алды. Ә.Еники. Гадәттәге ягымлы чибәр йөзе сүрәнләнеп калган, аяк атлаулары да бик нык салмакланган. Х.Камалов 2) Гадәти, гади. Бу киенү гадәттәге киенү түгел иде. М.Гафури. Әсәрдә гадәттәге вакыйгалар дәвам итә. Г.Нигъмәти. Мин туып үскән Яңасала – элекке Казан губернасының зур шәһәрләрдән шактый ук ерак торган гадәттәге бер татар авылы инде ул. Г.Бәширов 2. и. мәгъ. Нәрсәнең дә булса күнегелгән күләме, көчлелеге, тизлеге һ.б.ш. Һава саф, алдыбыздан офык манзарасы гадәттәгедән ерак вә матур күренә иде. Ш.Камал. Йөрәге гадәттәгегә караганда ешрак, катырак тибә башлый. А.Шамов |