ГАДӘТТӘ рәв. 1. 1) Һәрвакыт. Гадәттә зилзилә алдыннан дөнья оеп, изрәп тора… Н.Гыйматдинова. Калкан гадәттә иң каты корычтан эшләнә. Ф.Яруллин

2) Күпчелек очракта, еш кына. Өйдән чыгып китү белән, Габделхәй гадәттә көндәлек тормыш мәшәкатьләре турында уйламаска тырыша иде. Н.Фәттах

2. кер. сүз функ. Һәрвакыттагыча, кагыйдә буларак. Вәли абзый каршы килмәде, чөнки колхозга килгән олы кешеләрне, гадәттә, Галләмгали агайга фатир төшерәләр иде. М.Мәһдиев. Алда саналган сыйфатлары булган кешенең шәхси хәяты гаять катлаулы, кыен һәм, гадәттә, фаҗига белән тәмамлана ---. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә