ГАДӘТСЕЗЛЕК и. Әдәпсез кыланыш, тәртипсезлек, тәрбиясезлек. Мин куркып калдым: егерме яшьтә исерек кеше буламыни?! Бу нинди гадәтсезлек? М.Мәһдиев. Заманында «остазым», «өйрәтүчем» дип, чын күңелемнән атап йөрткән кешемне хәзер айлар буе күрмим, моны бер дә гадәтсезлеккә санамыйм. Ни булды безгә? А.Гыйләҗев. Әбиләр – аяк өсте, егетләр утырып кайта. Авылга да, җәелеп түргә утырып, Шәһәр гадәтсезлеге кайта. Ш.Галиев |