ГАДӘТСЕЗ с. сөйл. 1. Тәртипсез, әдәпсез, тәрбиясез. Бик сирәк, кирәгеннән артык азынып колхоз уҗымына кергән яисә көтүдән качарга чамалаган гадәтсез сыерларның сыртларын кашып алыр өчен генә кулына ала иде чыбыркыны Җиһанша бабай. Т.Миңнуллин 2. и. мәгъ. тирг. Тәрбиясез кеше. Кабартма хәтле иреннәрен чапылдатып ашавы гына җитмәгән, олылар сүзенә борын тыгып көлеп утыра. Гадәтсез! Н.Гыйматдинова. Гадәтсез марҗа! Кашын-күзен җимереп кычкырудан бүтәнне белмәс шул! М.Маликова. Шунда ук күрәчәкләр, һәммәсе көләчәкләр, Әдәпсез, диячәкләр, Гадәтсез, диячәкләр... Р.Миңнуллин 3. рәв. мәгъ. Тәртип бозып, әдәпсез, тәрбиясез рәвештә. Кыз тыйнак булса, егет җыйнак була; кыз әдәпсез булса, егет гадәтсез була. Мәкаль |