ГАДӘТЛЕ с. 1) Билгеле гадәте булган. Кызлар үзләре дә теге гаҗәп гадәтле егетләрнең йөзләренә атып бәрделәр. Ф.Әмирхан. Үзе болай карт булса да Тәртипле һәм әдәпле ул. Алтмыш яшен сугып екты – Шундый начар гадәтле ул! Р.Миңнуллин. Юктан да кинәт үзлегеннән кабынып китә торган гадәтле Аяз ага чын-чынлап туарылмасын тагын дип, мин аны тынычландырырга ашыгам ---. М.Галиев 2) Тәртипле, әдәпле, тәрбияле. Үзе күркәм гадәтле, Үзе шундый әдәпле, Көнләп түгел, сәгатьләп Арта бара сәләте. Г.Афзал. Ә өйләрдә чынаяклар, әйдә, ватыла торсын, өйләр гадәтле булсын, тату-әдәпле булсын. К.Латыйп |