ГАДӘТЛӘНҮ ф. Үзенә гадәт итеп алу, күнегеп, өйрәнеп китү. Ул мулласының кызуына, урынсыз тиргәвенә… күнгән, гадәтләнгән иде. Г.Ибраһимов. --- йокы алдыннан берәр физик эш эшләп керергә гадәтләнде: кар көрәде, утын ярды яки чаңгыда йөрде. Г.Гобәй. Тора-бара сәгатькә ул җанлы әйбергә караган сыман карарга гадәтләнде. Р.Вәлиев

Гадәтләнә бару Торган саен ныграк гадәтләнү

Гадәтләнә башлау Нинди дә булса яңа гадәт барлыкка килгәне күренү. Башкалар төсле гамьсез, шат була алмыйм, күп нәрсә белән кызыксынмыйм да, күбрәк ялгыз буласым килә, ялгызым гына уйланып йөрергә гадәтләнә башладым. Ә.Еники. --- яшь атны җан тире чыкканчы чаптыралар, шуннан хайван сабырлана, башындагы йөгән һәм өстендәге ияргә ияләшә, гадәтләнә башлый, дуламый, чыгымламый. М.Хәбибуллин

Гадәтләнә төшү Бераз гадәтләнү; гадәткә ныграк керү

Гадәтләнеп бетү Күнегеп, өйрәнеп бетү, тәмам гадәтләнү. Мондый соңга калып кайтуларга гадәтләнеп беткән озын буйлы чандыр хатын, бер генә сүз дә дәшмичә, йокылы күзләрен уа-уа, мич алдына барды. М.Әмир. Халык алдында чыгышлар ясый торгач, ул халәткә гадәтләнеп беткәнбез, сөйләшү һичбер тартынусыз, гади, ихлас, кызыклы булды. Г.Ахунов

Гадәтләнеп җитү Тәмам күнегеп, гадәт итеп алу. --- өр-яңа тар чалбары аякларының төзлеген, матурлыгын күрсәтүне үзе бик ошатса да, ул әле чалбар кияргә гадәтләнеп җитмәгән ---. Г.Бәширов. --- өй буйларында аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, ихаталарны гөлбакчага әверелдерергә вакыт та, мөмкинлек тә бар. Тик моңа кешеләр күнегеп, гадәтләнеп җитмәгәннәр әле. Р.Батулла

Гадәтләнеп калу Билгеле вакыйгадан соң яки шартлар алмашынганнан соң гадәт алып калу, гадәтләнеп китү

Гадәтләнеп килү Гадәткә хәзер генә өйрәнә, күнегә башлау, акрынлап гадәтләнү. Илбарыс баһадир бу кешегә гадәтләнеп килә иде инде. М.Хәбибуллин. «Укучы» дигәннән, инде без укучы исеменнән үзебезнең сүзне әйтергә гадәтләнеп киләбез бугай. М.Вәлиев. Үзен дөньяның кендеге итеп хис итәргә гадәтләнеп килгән Генераль секретарь хаста кешенең канәгатьсезлегенә кулын гына селтәсә, калган икесе сагаерга мәҗбүр була. Р.Мөхәммәдиев

Гадәтләнеп китү Ияләшү, гадәт буларак үзләштерү, гадәткә әйләндерү. --- соңгы вакытта ялгызы калган чакларда: «Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек...» – дигән җырның сүзләрен күңеленнән генә кабатлап, көен көйләргә гадәтләнеп китте. Ш.Янбаев. Таһир элек-электән үк, аның [тауның] салкын шома ташларына сөялеп, таң атуын күзәтергә гадәтләнеп китте. Г.Мөхәммәтшин. Бүген генә түгел, соңгы вакытларда ул шулайрак сөйләшергә гадәтләнеп китте, шунлыктан игътибар итмәскә дә мөмкин иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә