ГАДӘТЛӘНДЕРҮ ф. Билгеле шөгыльгә, эшкә өйрәтү, күнектерү, аны гадәткә әйләндерү, гадәт тәрбияләү. Икмәкне бала кулына җайлаштырып, кечкенә кисәкләргә бүлеп бирү. Ипине ташламаска, ашаганнан соң, савытка ипләп кенә салып куярга гадәтләндерү. К.Закирова, Р.Низамов. Шуңа күрә балаларны эшкә гадәтләндереп үстерергә кирәк. Татар милли педагогикасы

Гадәтләндерә бару Торган саен ныграк гадәтләндерү

Гадәтләндерә башлау Гадәтләндерергә керешү; гадәтләнүгә китерү. Хәтта бер генә мәртәбә эшләнгән хата да зур зарар китерә, чөнки ул хатаны тәкрарларга гадәтләндерә башлый. М.Корбангалиев

Гадәтләндерә килү Электән үк, эзлекле рәвештә гадәтләндерү

Гадәтләндерә төшү Бераз гадәтләндерү; тагын да ныграк итеп гадәт тәрбияләү

Гадәтләндереп җибәрү Акрынлап берәүдә гадәт барлыкка китерү, ияләндерү, гадәт йоктыру

Гадәтләндереп җиткерү Тәмам гадәтләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә