ГАДӘТЛӘНГӘН с. 1) Өйрәнелгән, күнегелгән, гадәти. Ә егетләр, дөньяларын онытып, гадәтләнгән солдат эшен йөгерә-йөгерә эшли башлады. И.Гази. Кабинет ишеге алдында туктап, гадәтләнгән бер хәрәкәт белән, кесәсеннән ачкыч чыгарды… Н.Фәттах. Аның тышкы кабыгы гадәтләнгән юл буйлап эшкә барды, иреннәр, күнегелгәнчә елмаеп, лабораториядәге кызларга сәлам бирде, куллар таныш эшне башкарды. М.Маликова 2) Билгеле бер гадәте булган, нинди дә булса гадәткә ия булган. Кистереп сөйләшергә гадәтләнгән егет авыл ирләре кебек бераз дуамал, бераз дорфа иде. Н.Гыйматдинова. Кырда төлке күреп гадәтләнгән малларның исе китмәде. А.Гыйләҗев. Елмаерга гадәтләнмәгән йончу йөзле Салих тормыштан җавап эзләми, гел сорау бирергә ярата иде. М.Галиев |