ГАДӘТИЛЕК и. Гадәти булу, бернинди яңа, гадәттән тыш, искитәрлек ягы белән аерылып тормау. Гадәтилек сарган уйларыңны, Юлларыңны сарган, елларыңны... Мәңге шулай булыр, димсең, эшләр, – Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр... Г.Моратов. Ләкин көндәлек тормышның сикәлтәләрсез агышында гадәтилектән тискәре якка тайпылыш бар, һәм шул тайпылышның табигатендә комедиялелек ята. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә