ГАДӘТИ с. гар. 1) Гел булып, кабатланып торган; гадәткә кереп киткән, гадәттәге. Тагын гадәти эшләребезгә тотындык. Ф.Яруллин. Көнбатышта әсирлеккә төшү – гадәти бер хәл, әсирләрне кешечә кайгырту хакында халыкара килешүләр бар. Г.Әйди. Хәзер агынтыларның бер өлеше – гадәти юлдан, икенче өлеше Кабанга ага. Р.Мостафин 2) Башкалардан аерылып тормаган; һәрвакыттагы кебек; к. гади 1. (1 мәгъ.). Бүген Язкилдедә гадәти көн. Гадәти иртә. А.Гыйләҗев. Юк, акылдан шашкан кешегә охшамаган ул, гадәти бер мавыгучан кеше. Р.Мөхәммәдиев. --- юлның ике ягында шаулап үскән әлеге зур урманнар күп очракта сазда утыралар, вакыт-вакыт җәйрәп яткан киң болыннар да --- гадәти сазлавыктан гыйбарәт. М.Госман 3) Еш әйтелә, кабатлана торган, аерым эмоцияләрне белдерми торган. Ләкин кадерле, иң кадерле сүзләр дә иң гадәти саубуллашу сүзләре булып чыкты. Н.Фәттах. Ул кыз минем татлы кичерешләремне үзенең гадәти игътибарсызлыгы белән рәнҗетеп пыран-заран китерер кебек. А.Расих 4) Нормага туры килгән, күләме, сыйфаты һ.б. ягы белән башкалардан аерылып тормаган. Тегеләй үзе гадәти бәләкәй пристаньнар төсле түгел түгелен. Ш.Камал. Мин, яшьлегемне сагынып, картларча бер елап алырга җыенып, шул чиркәү янында басып торам… Гадәти бер авыл чиркәве. М.Мәһдиев. Әйе, гадәти биш катлы, дүрт подъездлы, алтмыш дүртәр квартиралы йортлар иде болар. М.Маликова |