ГАДӘТЕ’НЧӘ рәв. 1) Йола, гадәт, традиция буенча. Кыз, --- иске мирза гадәтенчә, бик күп русча тыгып сөйләп бирде… Г.Ибраһимов

2) Һәрвакыттагы кебек, ияләшкәнчә, өйрәнелгәнчә. Хәят гадәтенчә комод тартмаларын актарып ташлады да йөз кат күргән нәрсәләрен йөз дә беренче кат күздән үткәреп чыкмакчы булды. Ф.Әмирхан. Ә Фирүзә гадәтенчә читтә утыра, уенга катнашмый, күзе юлда, уе юлда. А.Гыйләҗев. Мин сине гадәтеңчә шаяртасың дип уйлаган идем! Р.Хәмид



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә