ГАДӘТ и. гар. 1) Аерым халыкка, катламга яки тарихи чорга хас, аның традициясенә әйләнгән кагыйдә, закон, йола. Сыйныфының гадәте буенча атасы аны укытты. Ш.Камал. Борынгыдан килә торган гадәт буенча Тимери йортында язгы чәчүнең беренче көнен быел да бәйрәм шикелле көтеп алдылар. Г.Бәширов. --- безнең халыкта шундый гадәт бар: кем дә кем баланың тешен беренче булып күрә, шул кеше [балага] бүләк ала. Ф.Яруллин 2) Кеше характерындагы үзенчәлек; еш кабатланып күнегелгән, өйрәнелгән эш-гамәл. Шәрифҗанның сабын күпертә-күпертә ун минут сөйли торган гадәте бар. К.Нәҗми. Гали абзыйның эреләнә, кыстата торган гадәте юк иде. Г.Әпсәләмов. Начар гадәтне ташлау бик җиңел түгел икән шул. О.Ханнанов |