ГАГЫЛДАШУ ф. 1) Каңгылдашкан, берьюлы күпләп гагылдаган тавышлар чыгару (казлар турында) 2) сөйл. Барысы бердән күмәкләп, ихахайлап көлү Гагылдаша башлау к. гагылдашып җибәрү Гагылдашып җибәрү Берьюлы күпләп гагылдашырга тотыну Гагылдашып тору 1) Бертуктаусыз, даими, әледән-әле гагылдашу 2) Әле, хәзерге вакытта гагылдашу Гагылдашып яту Шактый вакыт гагылдашу |