ГАГЫЛДА’У ф. 1) Каңгылдау, гайгылдау. Оядагы каз, ягымлы гагылдап, «га-га» дип, үзенең әле йомырка эчендәге бәпкәләрен иркәли. Г.Сабитов 2) күч. Ихахайлап көлү, гайгылдау. Тик монда --- бу юлы тын кысылып кына калмый, солдатлар, нигәдер, гагылдап көләләр иде. М.Мәһдиев Гагылдап җибәрү Кинәт гагылдый башлау, гагылдарга керешү Гагылдап тору Бертуктаусыз, гел, әледән-әле яки хәзерге вакытта гагылдау Гагылдый башлау к. гагылдап җибәрү |