ГАГАУ’ЗЧА рәв. 1. Гагауз телендә. Хатыны – украин кызы Пелагея – Бишалмага килен булып төшкәч, гагаузча өйрәнеп алган – балалары инде гагаузча һәм урысча гына сиптерә. Т.Әйди

2. с. мәгъ. 1) Гагауз телендә язылган, башкарылган. Кунак, дәрәҗәле исеменә көч китермәстән, төрекчә һәм гагаузча җырлар җырлап бирде. Т.Әйди

2) Гомумән, гагауз теле, культурасы, халкы белән бәйле, шуңа караган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә