ГАГАУЗ и. Башлыча Молдова, шулай ук Румыния, Болгария, Украина территорияләрендә яши, төрки телләрнең берсендә сөйләшә торган халык атамасы һәм шул халыкның аерым бер кешесе. Әллә ниләр такылдый. Тик сүзләрен һич аңлап булмый. Әллә кырым татарлары телендә, әллә гагауз телендә, әллә караим телендә сөйли. С.Поварисов. Гагауз... Җир йөзендә мондый милләт барлыгын белми идем мин. Полк штабында гагауз вәкиле Исмәгыйль Чадырлы белән сөйләшеп утырам. М.Юныс. Монда шулай ук этник төрек булмаган төркиләр – төрекмәннәр, --- гагаузлар, татарлар һ.б. бар. Н.Фәттах |