ГАГА’РКА и. рус зоол. Чистиксыманнар семьялыгыннан, Атлантиканың урта һәм төньяк ярлары буенда таралган, гади үрдәк зурлыгындагы, вак балык һәм кыслалар белән туклана торган диңгез кошы (үз ыруының бердәнбер вәкиле). Кайчандыр Лабрадор ярымутравында яшәгән канатсыз кошлар – гагаркалар – кешеләрнең эзәрлекләвеннән качып, Фарер утрауларына күчкәннәр. Р.Әхмәтҗан. Кеше тарафыннан юкка чыгарылган хайваннарның иң билгелеләренә су сыеры, кыргый ат тарпан, квагга зебрасы, илгизәр күгәрчен, дронт, канатсыз гагарка керә. Табигать белеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә