ГАГА’РА и. рус зоол. Гагарасыманнар семьялыгына караган, үткен томшыклы, карсаграк гәүдәле, гадәттә, ике йомырка салып, ата һәм ана кошлар чиратлашып басып бала чыгара торган диңгез кошы. Гагара, чемга, крохаль дигән кошлар балыкларны суга шактый тирәнгә чумып тоталар. Кызыклы ихтиология. Күптөрле меңнәрчә кошлар: акчарлаклар, кайралар, чистиклар, давыл кошлары, гагаралар, бакланнар, шөлдиләр боз араларында һәм елгаларда туенып йөриләр. Дөньяда ниләр бар. Республикабызда тарихи дәвердә юкка чыккан хайван төрләре: кеш, комагай, төньяк боланы, кечкенә чыелдык, кара күсе, кызыл бүксәле гагара, гади агач бакасы, Каспий миногасы ---. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |