ГА’ГА и. рус зоол. Казсыманнар отрядының үрдәкләр ыруына караган, котып диңгезләре буенда яши, яхшы йөзә һәм тирән чума торган, зур башлы, кыска муенлы, кыйммәтле мамыгы промысел объекты булган кош. Кыялар арасында ул гаҗәеп матур ике гага кошы күрде. Г.Әпсәләмов. Аларның [папанинчыларның] гага мамыгы тутырып ясаган палаткалары, радиолары, патефоннары, примуслары, кырык өч төрле ашау-эчү әйбере була. Робинзон эзләреннән. Бу отрядка суда йөзүче кошлар, мәсәлән, казлар, аккошлар, үрдәкләр, гагалар керә. Биология. Хайваннар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә