ГА’ВАНЬ и. голл. Су буенда төрле суднолар килеп туктау, аларны төзәтү яки кышлату өчен хезмәт итә торган, көчле җилдән, агымнардан, дулкыннардан ышыкланган урын. Бер-берсеннән бик нык аерылып торган ике географик зонага бүленгәнгә, аның дала өлешендә күчмәләр яшәгән, ә диңгезгә якын таулы көньяк районнарда авыллар, борынгы калалар гөрләгән, гаваньнарда йөзләгән кораблар чайкалган. Ш.Солтан. --- хәзер Олы күлләрдәге 400 порт һәм гавань арасында күл флотындагы меңләгән судно, баркаслар, катерлар, моторлы көймәләр туктаусыз йөреп торалар ---. А.Муранов. Уңайлы диңгез гаваньнарының күп булуы Византиядә диңгез сәяхәтенә уңайлы шартлар тудыра. Урта гасырлар тарихы |