ГАВА’МЧА рәв. 1. Гади халык телендәгечә, халык массасы сөйләшкәнчә. Әйа, дустлар, якын дустлар! Гаҗаиб нинди дустлар сез? Гавамча әйтәм инде: дуст түгел, бәлки, ...лар сез. Г.Тукай

2. с. мәгъ. Халыкчан, халыкка якын. --- [Г.Тукайның] Тел-өслүбе, ниһаять, «Шүрәле», «Су анасы» шикелле матур, садә һәм гавамча (халыкчан) табигый тел илә язылган әкиятләр бирә алырлык мәртәбәдә тәкямел итте (камилләште). Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә