ГАВАМИЛӘШТЕРҮ ф. иск. Гадиләштерү, халыкчанлык сыйфаты бирү, халыкка якынайту. --- «народниклык» дип, руслар гавам мәнфәгатен алга куючы, фәнне, сәнгатьне гавамиләштерергә хезмәт итүче бер фирка һәм мәсләккә әйтәләр. Җ.Вәлиди

Гавамиләштерә бару Торган саен ныграк гавамиләштерү

Гавамиләштерә башлау Гавамиләштерү юлына басу

Гавамиләштерә килү Электән, системалы гавамиләштерү

Гавамиләштерә төшү Бераз гавамиләштерү

Гавамиләштереп бетерү Артык гадиләштерү, ялган халыкчанлык төсмере бирү

Гавамиләштереп җибәрү Бераз гавамиләштерү, халыкчанлык төсмере бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә