ГАВАМИ с. гар. Халыкчан, гади халыкка, массага якын, шуңа караган. Минем телем – ... Гавами ул, Бик гади ул. Р.Фәйзуллин. --- шагыйрь [Равил Фәйзуллин], аеруча җитмешенче еллар ахырыннан башлап, иң гавами дип аталырлык шигырьләрендә дә барыбер нинди дә булса шәхесне күз алдында тота ---. Н.Гамбәр. Гавами тел буларак, төрки телнең никадәр тотрыклы икәненә тагын бер гыйбрәтле мисал бу. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә