ГАВАМ и. гар. 1) Халык, халык массасы. Иптәшләреннән аерылу гавамнан аерылу түгел. Г.Коләхмәтов. Мәчетләрдә гавам аңларлык татарча вәгазьләр сөйләнсә иде. Ш.Маннур. Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый: «Сандугачлар су ташый, кайда икән су башы». Х.Ярми

2) Түбән катлау кешеләре; изелгән халык. Ә гавам шул коллыкка эләкмәс өчен, эләккәч – азат булыр өчен көрәшә. Г.Коләхмәтов. Бу әсәрдә мөгаллимнәрнең әхлак вә кыяфәтләре, анларның үзләре белгән аз мәгълүматлары илә бик зур эшләр күрсәтергә иҗтиһадлары, анларның гавам илә бу хакта көрәшүләре --- тасвир ителмештер. Г.Камал. --- соңгы инкыйлабка кадәр Төркиянең зыялы сыйныфы илә гавам (эшче вә крестьян сыйныфлары) арасында өлфәт вә мәгашәрәт юк дип әйтерлек иде. С.Рахманколый

3) Надан халык. – Гавам гайбәтен җыеп йөрергәме?! – дип бик гаҗәпләнде Рәшидә. М.Маликова. Гавам үтә надан һәм аңсыз, төрле эт җаннар коткысына колак салып, бушбугазлар корбанына әйләнүе дә ихтимал. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә