ГАВА’Й ГИТАРАСЫ и. Махсус пластинка-плектр белән чиртеп уйнала торган алты кыллы гитара. Шуннан соң Фирая диван өстендә яткан гавай гитарасын эләктереп ала да, ярсып: – Юк, алай сукмыйлар аны, менә болай сугалар! – дип, куплетчының нәкъ баш түбәсенә китереп тондыра ки, хатын кулында гитараның бары озын сабы гына торып кала. Ә.Еники. Сак кына, кыюсыз гына булса да, гавай гитарасының гөнаһлы авазы да, хәтер шикелле булып, каяндыр килә. Ә.Баян |