ГАБИД и. гар. иск. 1) Гыйбадәт кылучы кеше, гыйбадәттәге кеше // гомумән, Аллага табынучы, диндар кеше. Бер кичәдә бер гүзәл хатын мәгарәгә килеп, мине мәгарәңә керт дип, габидтән риҗа итте, ләкин габид илтифат итмәде, һаман гыйбадәте белән мәшгуль булды. К.Насыйри. Кәбәш шаһы ун елдан соң бер габидне күрмеш. Бу габид шаһга сөйләмеш. Ф.Халиди. Габид булгач, кирәк булмас дөнья малы, Кайгылардан, хәсрәтләрдән күңел хали… Г.Харис 2) Буйсынып яшәүче, кол |