ГАБАРИТЛЫ с. 1) Үзеннән алда килгән сүзләрдә белдерелгән күләмдәге. Авылның инде ябылган иске зиратында зур габаритлы дистәләрчә кыргый ташлардан куелган ләүхәләр бар. М.Әхмәтҗанов. 1938 елда Германиядән кайтарылган шактый зур габаритлы ангар эксплуатациягә тапшырыла. Р.Ибраһимов. Күкрәк, куна такта кебек, киң габаритлы күренә. М.Галиев

2) Зур күләмле. Габаритлы йөкләрне ачык һавада саклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә