ГАБАРИТ и. фр. махс. 1. 1) Машина, күпер, бина, вагон кебекләрнең тышкы чик сызыгы. Вагоннарның габариты өч тапкырга артачак. М.Хәсәнов. Вертолётның габарит утлары сүнгән, чөнки аларның дошман өчен бер дигән мишень булып куюы ихтимал. З.Мәхмүди. Тавыш һәм ут индикациясе, габарит утлары һәм транспорт фаралары, пыяла чистарткыч һәм электро-гидробүлгеч эшләми. Урып җыю машиналары

2) Гомумән нинди дә булса объектның зурлыгы, күләме. Аннан, Сафия белән мин мәҗлесләргә ни-ни. Аның габариты не позволяет. Слишком тазарды. Н.Гыйматдинова. Йөкнең габаритлары документларда күрсәтелергә тиеш

3) Поездлар иркен үтеп йөри алсын өчен, тимер юл тирәсендә корылмалар төзергә яки әйберләр куярга рөхсәт ителми торган аралык. Тимер юл буенда төзелеш алып барганда, габаритларны истә тотарга кирәк

4) Әйбернең үз зурлыгындагы моделе. Иң әүвәл фанердан габаритлар ясап карадылар

2. с. мәгъ. Объектның габаритларын (1, 2 мәгъ.) билгели торган, габаритларын (1, 2 мәгъ.) күрсәтә торган. Габарит сигналлар алда – ак, артта кызыл төстә була. Тракторлар һәм автомобильләр. Габарит капка



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә