ГАБАРДИН и. фр. 1. Пальто яки костюм тегү өчен кулланыла торган, йон, ярым йон яки киҗе-мамык тукыма төре. Матбугатта габардин, коверкот, бостон, диагональ, шевиот, драп, бәрхет ише чын табигый тукымаларны китте яманлау, китте яманлау! Р.Мирхәйдәров

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Ул киемнәр! Габардин костюм, затлы күлмәк, затлы галстук, запонкалар. М.Мәһдиев. Тавил теге яктан хром пальто, велюр эшләпә киеп чыкты. Кулында хуҗабикәнең карасу-күк төстәге габардин пальтосы иде. Х.Камалов. --- туза белмәс габардин һәм бостон костюмнар, киң каптыргычлар һәм галстук булавкалары… Болар игътибарлы кешегә кием хуҗаларының язмышы турында бик күп нәрсәләр сөйли иде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә